news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты «Иннополис» махсус икътисади зонасы күзәтүчеләр советы утырышын үткәрә

ТР Хөкүмәте йортында махсус икътисади зонаның 2017 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алышачаклар.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында «Иннополис» махсус икътисади зонасы күзәтүчеләр советының быелгы соңгы утырышы узачак. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында.

Утырышта катнашучылар махсус икътисади зонаның 2017 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алышачак. Быелның апрелендә һәм августта узган утырышларда, инде булган проектларга өстәмә рәвештә, IT-компанияләрнең 19 яңа проекты каралган һәм хупланган иде.

Бүген «Иннополис» махсус икътисади зонасының потенциаль резидентлар саны тагын да артыр дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot