news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты ике законга кул куйды

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 28 декабрь, “Татар–информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Гражданнарның гомуми һәм бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми, шулай ук 2010 елда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә өстәмә белем алуга булган хокукларын дәүләт гарантияләре белән тәэмин итүгә финанс чыгымнарының нормативларын раслау турында”гы ТР Законнарына кул куйды. Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot