Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Hygiene Technologies президенты белән “Алабуга” МИЗда яңа производство булдыру турында сөйләште
Очрашу Рөстәм Миңнехановнң Брюссельгә ике көнлек эш сәфәре кысаларында үтте
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Брюссельдә Hygiene Technologies компаниясе президенты Барт Ван Малдерен белән очрашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Hygiene Technologies (Бельгия) гигиена продукциясен җитештерү һәм аның белән тәэмин итү өлкәсендә алдынгы булып тора (предприятие шәхси гигиена кирәк-яракларын җитештерү буенча халыкара холдингка керә). Ул шулай ук компания җитәкчелеген “Алабуга” МИЗ резиденты статусын алулары белән котлады.
“Без Европа компанияләренең старт мәйданчык буларак ТРны сайлаулары яклы, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә МИЗ территориясендә эшләргә уңайлы булыр, дип өметләнәм, без инвесторларга барлык шартларны тудырабыз”.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, 2013 нче ел ахырына кадәр “Алабуга” МИЗда Төркиянең 4 зур предприятиесе үз эшен башлаячак ((«Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри», «Тракья Джам», «Аутоматив Гласс Альянс Рус» һәм «Хаят Кимья»). Ул 2014 нче елда “Алабуга” МИЗда “Хайджин Текнолоджис” компаниясенең гигиена продукциясе производствосы да үз эшен башлар, дип өметен белдерде.
Яклар яңа производство төзелеше проблемалары, перспективалары, проектны финанслау, яңа эш урыннарын булдыру турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз