news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты хоккейчы Фил Эспозито белән очрашты

Миңнеханов хоккейчыга визит өчен рәхмәт белдерде һәм танылган спортчыга республикада хоккей үсеше турында сөйләде

 (Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Канаданың легендар хоккейчысы Фил Эспозито белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Канада җыелма командасында Эспозито партнеры Скотт Макферсон, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.

Фил Эспозито Казанга Татарстан Президенты чакыруы буенча килде. Бүгенге очрашуда Р.Миңнеханов хоккейчыга визит өчен рәхмәт белдерде һәм танылган спортчыга республикада хоккей үсеше турында сөйләде.

Иртәгә Казанда легендар хоккейчы – Хоккей даны залы әгъзасы, Суперсерия-72 катнашучысы, Илкүләм хоккей лигасы тарихында иң нәтиҗәле уенчыларның берсе «Ак Барс» хоккей мәктәбенең яшь спортчылары өчен мастер-класс үткәрә. Шулай ук Эспозито һәм Макферсонның республиканың төп спорт объектлары буенча экскурсиядә булуы планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot