news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты халыкны адреслы социаль яклау турындагы законга үзгәрешләр кертте

Закон нигезендә 2010 елның 1 гыйнварыннан 3 яшькә кадәрге балалар табиб рецептлары буенча махсус сөт продуктлары белән тәэмин ителәчәк

(Казан, 22 декабрь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында”гы Татарстан Республикасы Законының 8 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР Законын һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР Законын имзалады.
Закон нигезендә 2010 елның 1 гыйнварыннан 3 яшькә кадәрге балалар табиб рецептлары буенча махсус сөт продуктлары һәм катнашмалары белән тәэмин ителәчәк.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot