news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты "Haier" компаниясе вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов «Мастер» КИП территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру барышы хакында "Haier" компаниясе белән сөйләште

 (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты "Haier" компаниясе вәкилләре белән (Кытай Халык Республикасы) очрашты.

Очрашу Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – IТ-парк мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы да булды. Очрашуда "Haier" компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова, «Хайер Электрикал Эпплаенсис» ҖЧҖ (Чаллы) генераль директоры, "Haier" проекты җитәкчесе Шоужун Ван һәм башкалар да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матугат хезмәте.

Яклар Татарстан Республикасы территориясендә "Haier" компаниясенең инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу шул исәптән – проектка кайбер рөхсәт документларын рәсмиләштерүдә ярдәм итү, проектны Россия нормаларына һәм таләпләренә яраклаштыру мәсьәләләрендә консультацияләр, шулай ук таможня процедураларын узуда булышу.

Искәртеп үтик: 2014 елның мартында «Invest in Tatarstan» II халыкара кышкы форум кысаларында "Haier" корпорациясе белән «Мастер» Кама индустриаль паркы» арасында суыткыч җайланмалар җитештерүне урнаштыру турындагы килешүгә имза салынган иде.

Проект турында төгәлрәк  белешмә биредә: http://tida.tatarstan.ru/air/haier.htm

news_right_1
news_right_2
news_bot