Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты “Gehl Architects” архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе белән хезмәттәшлек турындагы мәсьәләрдә фикерләште
Анда шәһәрне планлаштыру һәм чит илләр тәҗрибәсен файдалану турында сүз барды
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Gehl Architects” (Дания) архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ян Гейл белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында барган очрашуда яклар шәһәрне планлаштыру өлкәсендә һәм заманча шәһәрләр һәм шәһәр инфраструктурасы формалаштыруда чит илләр тәҗрибәсен файдалану буенча хезмәттәшлек мәсьәләрен карап тикшерде.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, моңа кадәр ул Ян Гейл белән бу темага Санкт-Петербургта быел 22 майда үткәрелгән халыкара икътисади форумда фикерләшкән. Хәзер Леонтьев үзәге белән берлектә булдырыла торган 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе (“Стратегия-2030”) проектына Казанның һәм Казан агломерациясенең тулаем (ул Олы Казан дип атала) үсеше салынган, дип белдерде Президент.”Казанның үзеннән тыш, без аның тирәсен үстерүне һәм яңа проектларны – Иннополис шәһәр-иярченен, “Смарт Сити Казан” проектын, башка микрорайоннарны планлаштырабыз. Бөтен эш шәһәр мохитен планлаштыру стандартларының иң заманчаларыннан чыгып башкарылырга тиеш”, - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Казан районнарын уңайлыклар белән тәэмин итү юнәлешендә эшләр алып барыла, шәһәр эчендә үзенчәлекләр сакланып калган күп кенә микрорайоннар бар, елга буйлары яхшыртыла, велосипед юллары ясала, башкаланың төп өлеше буларак Бишбалта бистәсе реконструкцияләнә. “Шушы бар сорауларда безнең өчен сезнең тәҗрибә кызыклы”, - диде ул Ян Гейлга мөрәҗәгать итеп.
Ян Гейл, үз чиратында, Казанда шәһәр киңлеген планлаштыруда тормышка ашырылган күп кенә проектларны, шулай ук транспорт системасы үсешен һәм башка мәсьәләләрдә шәһәрнең торышын уңай бәяләде. Очрашу барышында Гейл “Gehl Architects” архитектура бюросының башка калаларда гамәлгә ашырылган проектларын күрсәтте, шәһәр мохитен өйрәнү өлкәсендә һәм заманча киңлек планлаштыруда тикшеренүләр, мегаполислар үсешендәге тенденцияләр турында шәрехләмә бирде.
Әлеге сөйләшүдә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан каласы мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз