news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты “Газпром” ААҖнең идарә әгъзасы белән ТР кулланучыларын газ белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышты

Яклар тарафыннан шулай ук республиканы алга таба газлаштыру перспективалары хакында фикер алышынды

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром” ААҖнең идарә әгъзасы, Газны транспортлау, җир астында саклау һәм куллану департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.
Яклар республиканы алга таба газлаштыру, шулай ук Татарстан Республикасы кулланучыларын газ белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot