Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты: “Гаилә фермалары – республика авыллары киләчәге”
Республика башлыгы фикеренчә, эре агрохолдинглар авыл халкын территориядә калдыру мәсьәләсен хәл итми
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары 3 еллык корылыкта тагын да мобиль һәм нык булып чыкты. Алар уңышсызлыктан шулай ук югалту кичерде, ләкин, иң мөһиме – шул ук вакытта терлек санын киметмәде, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, бүген бу секторда – республика терлегенең өчтән бер өлеше. Үз чыгышын дәвам иткәндә, министр авыл хуҗалыгы икътисадының кече секторы стабиль динамикага ия булуын әйтте. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республиканың авыл хуҗалыгы продукциясенең 53 проценты аңа карый.
Авыл хуҗалыгы үсеше өчен ташламалы кредитлар, лизинг буенча кредитлар, пай җирләре өчен аренда түләве нигез булып тора. Аграр проектны тормышка ашыра башлаганнан соң, республикада һәр 4 нче авыл гаиләсе “арзан” кредит алган. Бу - 22,5 миллиард сумлык 100 меңнән артык кредит.
Мондый гаилә бизнесы үсеше турында сөйләгәндә, министр әлеге программада катнашучылар алдында якынча 70 миллион сум күләмендә бурыч калуын әйтте, һәм республика җитәкчелегеннән гаилә фермалары башлыкларына ярдәм итүләрен сорады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры чыгышына нәтиҗә ясап, бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәклеген, ә кешеләр алдында бурычларны “ябарга” кирәклеген әйтте.
ТР башлыгы әлеге мәсьәләне чишү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. “Гаилә фермалары – республика авыллары киләчәге. Эре агрохолдинглар авыл халкын территориядә калдыру мәсьәләсен хәл итми”, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз