news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Президенты фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләрен бирү турындагы Указга кул куйды

Әлеге премия ТР Президенты тарафыннан ел саен гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә сизелерлек өлеш керткән өчен тапшырыла

(Казан, 7 декабрь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты “Фән һәм техника өлкәсендә 2009 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшыру турында”гы Указга кул куйды. ТР Президенты каршындагы Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә, 2009 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының 9 Дәүләт премиясе тапшырылган.
Әлеге премия Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан ел саен гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә сизелерлек өлеш керткән, яңа технологияләр эшләгән һәм гамәлгә керткән, фән һәм техника казанышларын кулланышка кертү нигезендә алынган производстово нәтиҗәләре өчен тапшырыла.
Указ тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100