news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты: "Этноконфессияара мөнәсәбәтләрнең уңай булуы - безнең өстенлек"

Казанда Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең уртак утырышы узды

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Милләтара һәм конфессияара конструктив хезмәттәшлек - республиканың уңышлы үсешенең мөһим шартларының берсе. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең уртак утырышында белдерде.

Чара Казан Кремлендә Татарстан Президенты рәислегендә киңәйтелгән составта узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Милләтара һәм конфессияара конструктив хезмәттәшлек – республиканың уңышлы үсеше шартларының берсе. Этноконфессияара мөнәсәбәтләрнең уңай булуы - безнең конструктив көндәшлеккә сәләтле өстенлек", - дип белдерде киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, уңышлы төбәк буларак Татарстан яшәү өчен уңайлы һәм шул ук вакытта чит идеология һәм радикаль агымнар таратучылар үтеп керергә дә мөмкин. "Без бу мәсьәләләргә һәрчак аерым игътибар бирәбез", - дип ассызыклады ул.

Р.Миңнеханов искә төшереп узганча, 2014 елның ноябрь аенда РФ Куркынычсызлык советында Россия Президенты Владимир Путин милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә, шулай ук милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклап калуга игътибар бирүнең мөһимлеген ассызыклады. Республика башлыгы төрле милли һәм социаль төркемнәр арасында мөнәсәбәтләргә даими мониторинг һәм анализ ясау кирәклеген билгеләп үтте.

"Бу галимнәрдән, шул юнәлештә эшләүче белгечләрдән аерым тырышлык таләп итә һәм хакимияте органнарының, граждан җәмгыяте институтларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының нәтиҗәле хезмәттәшлегенә бәйле, - диде ул һәм аерым җаваплылык муниципалитетлар башлыкларына төшүен өстәп әйтте. - Нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә бу юнәлештә төгәл эш алып барылырга тиеш. Вазгыятьне даими контрольда тотарга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко билгеләп узганча, Татарстанда күп кенә милләтләр дус һәм тату яши. "Безгә Татарстан тәҗрибәсе бик кызыклы, аны өйрәнәчәкбез", - диде ул.

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләрне мониторинглауның комплекслы системасы турындагы доклад белән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады.

Ул искәртеп узганча, 2014 елда максатчан программаларны һәм милли сәясәт ярдәмче программаларын гамәлгә ашыруга, шулай ук терроризмны кисәтүгә республика бюджетында 330 млн. сум каралган, 300дән артык программа чаралары планлаштырылган. Милли сәясәттә аерым урын муниципаль дәрәҗәдә мәсьәләләрне эшкәртүгә бирелә. Шулай ук  милли сәясәт өлкәсендәге вазгыятьне мониторинглау кирәклегенә дә басым ясады. "Нәкъ менә профоссиональ экспертлар берләшмәсенә таянырга кирәк, хәзерге вакытта милләтара киеренкелек арту турындагы фикерләрне таратучы фәннән ерак торган тикшеренүләр бик күп", - дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, "тотрыксызлыкны яклаучы" экспертлар да бар. "Бездә бу вазгыять контрольда, без ниләр булганны беләбез, бу темага бик игътибар белән карарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

А.Терентьев шулай ук милләтара һәм конфиссияара мөнәсәбәтләр торышын комплексы мониторинглауның берничә юнәлешен дә билгеләде: социологик тикшеренүләр; хокук саклау органнарының ведомство статистикасы; муниципаль берәмлекләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның мәгълүматы; гражданнарның мөрәҗәгатьләре, ММЧ мониторингы һәм социаль челтәрләр, дәүләт программалары мониторингы.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстанда экстремистик характерда 50 җинаятьнең теркәлгән, 40 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 132 прокурор кисәтүе теркәлгән һәм 2 кисәтү ясалган. Узган елда Татарстанда ачыктан-ачык экстремистик җинаятьләргә юл куелмаган. “Вазгыять тыныч булуга карамастан, иркенәергә ярамый”, - дип кисәтте ул.

Министр сүзләренчә, бүгенге көндә актуальләшә барган тагын бер проблема бар -  ул да булса чит ил гражданнары кылган җинаятьләр саны арту. 2013 елда шундый 334 җинаять теркәлгән булса, 2014 елда инде 391 шундый хокук бозу теркәлгән.

А.Хохорин утырышта “Экстремизм, дини һәм милли низаглар” категориясе буенча “Халык контроле” системасында махсус эш схемасын тәкъдим итте. 

Р.Миңнеханов “Экстремизм, дини һәм милли низаглар” категориясен якын арада эшләтеп җибәрүне йөкләде һәм мигрантлар белән системалы эшләү зарурлыгын билгеләп үтте.

Шулай ук доклад белән Казан мэры Илсур Метшин, Россия Фәннәр академиясенең Социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева, Россия Фәннәр академиясенең Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин, КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессияара мәсьәләләр буечна эксперт советы җаваплы сәркатибе Андрей Большаков чыгыш ясады. 

"Бүген без бик мөһим тема хакында фикер алыштык, - дип нәтиҗә чыгарды Рөстәм Миңнеханов. - Бүген әйтелгән тәкъдимнәрне истә тотып, киңәшмә нәтиҗәләре буенча резолюция эшләнеп бетереләчәк". 

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot