news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты «Эфир» телекомпаниясен РФ Хөкүмәтенең ММЧ өлкәсендәге премияне яулавы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов т/к коллективына яңа елда иҗат шатлыгы һәм яңа уңышлар тели

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эфир» телекомпаниясе коллективын, региональ эфирда алдынгы урынны күп еллар саклап калулары өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне яулаулары белән котлады.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хакта «Эфир» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Андей Григорьевка юлланган телеграммада әйтелгән:

«Хөрмәтле Андрей Парамонович! Сезне һәм «Эфир» ҖЧҖнең бөтен коллективын региональ эфирда алдынгы урынны күп еллар саклап калу өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне алуыгыз белән котлыйм. «Эфир»ның абруйлы, танылган региональ телеканал исемен ныклы саклавы шатлыклы, ул Татарстандагы мәгълүмат киңлеген югары сыйфатлы һәм актуаль материаллар белән тәэмин итә.

Алга таба да профессиональлек һәм мавыкканлык эшегезнең нигезе булсын. Яңа елда барыгызга да бәхет, сәламәтлек, иминлек, иҗат шатлыгы һәм яңа уңышлар телим! » - диелә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot