Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Educare компаниясенең башкарма директоры белән очрашты
Яклар компаниянең Татарстан мәгариф базарына керү перспективалары буенча фикер алыштылар
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Educare Co-operative Limited (Educare) компаниясе башкарма директоры Майк Марияппа Тируман белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасын ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Яклар компаниянең Татарстан мәгариф базарына керү перспективалары һ.б. буенча фикер алыштылар.
Искәртеп узабыз, 2012 елның сентябрендә Рөстәм Миңнеханов Сингапурга визиты кысаларында Educare компаниясе тәҗрибәсе, методикасы һәм методологиясе кулланыла торган мәктәптә булган иде. Шул вакытта ТР Президенты Татарстан Educare компаниясе белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына дип белдерде һәм Татарстан Республикасында компаниянең филиалын ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Майк Марияппа Тируман белән очрашуда Татарстан Educare компаниясенең мәгариф технологияләрендә, мәктәп укытучылары квалификациясен күтәрү тәҗрибәсен өйрәнү һәм куллану белән кызыксынуын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз