Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә: "Җәмгыять сездән җинаятьчелеккә, коррупциягә каршы көрәштә җитди нәтиҗәләр көтә..."
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Казанда бәйрәм чарасы уздырылды
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, зур тантана уздырылды. Полиция вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, министрлык аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, эчке эшләр органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре, ТР буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында полициянең республика үсешендә һәм тотрыклылыкны саклауда мөһим роль уйнаганын ассызыклады. "Татарстан полициясе хезмәткәрләре республиканың күп милләтле халкы мәнфәгатьләре сагында нык басып тора. Сезнең эшегез криминаль кысрыклауга каршы торып кына калмыйча, республикада оператив вәзгыятьне сәламәтләндерүгә җитди өлешен кертә. Сезнең тәҗрибәгез һәм профессиональлегегез нәтиҗәсендә, Татарстан буенча җинаятьчелек дәрәҗәсе, Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, элеккечә, түбәнрәк", - дип билгеләп үтте Президент.
Ул Татарстанның эчке эшләр органнары эшчәнлегендә берничә ел рәттән уңай динамика саклануын, җинаятьләр саны да кими баруын, оператив хезмәт эшчәнлегенең күп кенә юнәлешләре буенча Татарстанның Идел буе федераль округында гына түгел, ил күләмендә дә алдынгы позицияләрне биләвен билгеләп үтте. "Сез кыска вакыт эчендә Вьетнам базарына ут төртү, акча таләп итү нияте белән яшь кызны урлап китү кебек җинаятьләрнең эзенә төштегез", - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы хокук сагында торучыларга. Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең иҗтимагый-сәяси һәм киңкүләм спорт вакыйгаларын оештырганда җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын ассызыклады. "ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсендә үзләре алдына куелган бурычларны профессиональ төстә үтәде. Сез моның белән горурлана аласыз", - дип мөрәҗәгать итте Президент тантанада катнашучыларга.
Республика җитәкчесе сентябрь аенда ТАССР милициясе белән чирек гасыр диярлек идарә иткән Салих Япеевның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтелгәнен искәртте. Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнарының бүгенге буынының да, үзләренә кадәр намус белән эшләгән затларның хезмәт традицияләренең дәвамчысы булып, гражданнарның иминлеген ышанычлы төстә якларга тиешлегенә, ә полиция хезмәтенең гражданлылык һәм бурычка тугрылыкның чын мәктәбе булуы мөһимлегенә басым ясап тукталды. "Татарстанда тотрыклылык һәм тынычлык, туасы көнгә ышаныч, нигездә, сезнең тәҗрибәгезгә, алдынгылыкка омтылыш сәләтегезгә бәйле. Бүген сезнең алда катлаулы бурычлар тора. Җәмгыять сездән җинаятьчелеккә, коррупциягә каршы көрәштә җитди нәтиҗәләр көтә, шулай ук эшчәнлегегезнең ачыклыгына, нәтиҗәлелегенә өметләнә", - дип билгеләп узды Президент. Ул хезмәт ветераннарына, министрлыкның шәхси составына бурычларына тугры булып хезмәт итүләре өчен рәхмәтен җиткерде, полицейскийларга хезмәтләрендә уңышлар, гаилә иминлеге теләде.
Республика башлыгы хокук сагында торучыларның гаиләләренә, аеруча хезмәтнең авырлыгын аңлап, сабыр иткән тормыш юлдашларына рәхмәтен ирештерде. Котлавыннан соң Президент хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Аеруча зур куркыныч тудырган кораллы җинаятьчене тоткарлауда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Павел Земсковка Батырлык ордены тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов һәм башка исемнәр яңгырады. ТР Президенты Указы нигезендә, эчке хезмәт полковнигы, ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз