news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Дубайда инвестицион форум кысаларында фикер алышуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов ТР да инвестицион климат, инвесторлар өчен булдырылган шартлар һәм инфраструктура турында сөйләде

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ел саен уза торган III Annual Investment Meeting (AIM) инвестицион форумы кысаларында Дубайда фикер алышуда катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Халыкара икътисади киңлекнең киләчәге һәм аның туры чит ил инвестицияләренә йогынтысы, үсеш алучы базарларда икътисади перспективаларга багышланган фикер алышуда БГӘ икътисад министры Солтан бин Саййед Әл Мансури, Марокко транспорт министры Абдельазиз Раббах, Халыкара сәүдә үзәге генераль директоры Патриция Франсиз, Африка икътисад комиссиясе башкаручы секретаре Карлос Лопес, New America Foundation өлкән партнеры Параг Ханна һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ТР да инвестицион климат, инвесторлар өчен булдырылган шартлар һәм инфраструктура турында сөйләде.
2012 елда тышкы шартларда билгесезлек булу, дөньяви икътисад үсеше темплары әкренәюгә карамастан, ТР гоммроссия күрсәткечләреннән шактый югары булган икътисады тотрыклы үсеш күрсәтте.
Чит ил инвестицияләре “Форд Соллерс”, “Роквул Волга”, “Евразия – Алабуга” кебек предприятиеләргә җәлеп ителә дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. “Алабуга” МИЗ – Татарстан икътисадының база кластерларында перспективалы югары технологияле проектларны гамәлгә ашыручы инвесторларны җәлеп итү үзәге. Биредә резидентлар өчен уңай климат тудырылган, салым ташламалары, “бер тәрәзә” системасы буенча эшләү каралган.
Республикада чит ил инвесторлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен ТР Инвестицион үсеш агентлыгы хәл итә һәм ул төбәккә инвестицияләр җәлеп итү өчен җавап бирә дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot