news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Дмитрий Цинманны рус шашкасы буенча дөнья Кубогында җиңүе белән котлады

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең тагын берсе – Андрей Гнелицкийга спортта уңышлар һәм зур җиңүләр теләде

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбенең укыту-тәрбия бүлеге директоры урынбасары, халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинманны рус шашкасы буенча дөнья Кубогында җиңүе белән котлады.
“Әлеге дәрәҗәле бүләкне беренче тапкыр күп кенә көчле шахматчылар һәм шашкачылар әзерләгән Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге данлыклы шахмат мәктәбендә шөгыльләнүче Татарстан спортчысының яулавына бик тә шатмын. Әлеге җиңү Сезнең Россиядә рус шашкасы үсешенә керткән саллы өлешегез булды, Казан спортчыларының осталыгын тагын бер мәртәбә раслады”, - дип ассызыклады республика башлыгы үзенең котлау телеграммасында.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең тагын берсе – әлеге ярышларда дүртенче урынны яулаган Андрей Гнелицкийга спортта уңышлар һәм зур җиңүләр теләде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot