Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты “Динамо-Казан” командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады
“Динамо-Казан” – чирәмдәге хоккей буенча 8 тапкыр Россия чемпионы
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча “Динамо-Казан” командасы коллективына, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәровка, клуб президенты Евгений Корольковка һәм команданың баш тренеры Араик Маргарянга телеграмма юллады. Ул анда “Динамо-Казан” командасын чираттагы казанышы – 8 нче мәртәбә Россия чемпионы исеменә лаек булуы белән котлый.
“2010-2011 еллар сезоны безнең динамочылар өчен җиңелләрдән булмады. Шунлыктан осталык дәрәҗәсе һәм характер ныклыгы буенча Татарстан хоккейчыларына илдә тиңнәр булмавын тагын бер мәртәбә ышандыргыч итеп раслаган әлеге җиңүнең кыйммәте һәм әһәмияте тагын да арта. Искиткеч нәтиҗәгә ирешкәннәре һәм республикабыз белән горурлану мөмкинлеге биргәннәре өчен барлык спортчыларга һәм тренерларга, менеджерлар һәм белгечләргә, команда җитәкчелеге һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәм. Команданың киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр яулаячагына ышанам һәм сезгә чын күңелдән уңышлар, алга куйган барлык максатларыгызга ирешү өчен көч һәм сәламәтлек телим”, - диелә республика башлыгының котлау телеграммасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз