news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты дөньяда иң эре хосусый медицина үзәгенең берсе вәкилләре белән очрашты

Казанда Mayo Clinic вәкилләре катнашында медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча халыкара конференция уздырылачак

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проект җитәкчеләре һәм Мэйо (АКШ) клиникасы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. катнашты.

Дөньяда иң эре шәхси медицина үзәгенең берсе Mayo Clinic Миннесота штаты Ротчестер шәһәрендә урнашкан. Бүген ул - дөньяда күп профильле клиника һәм фәнни-тикшеренү институтларының һәм лабораторияләренең берсе. Ел саен Мэйода йөз меңнәрчә пациентка, дөньяви стандарт дәрәҗәсендә заманча медицина технологияләрен кулланып, медицина ярдәме күрсәтелә. Бу көннәрдә Мэйо клиникасында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе булды. Татарстан белгечләре АКШка сәфәр кысаларында “Персонал белән идарә итү, пациент куркынычсызлыгы” темасына багышланган фәнни-гамәли симпозиумда катнашты.

25 сентябрьдә Казанда, Югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә Mayo Clinic вәкилләре катнашында халыкара конференция уздырыла.

Бүгенге очрашуда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм бөтен дөньяга танылган клиника һәм аның югары рейтингы турында күп ишетүен белдерде. “Әлбәттә, безгә сездән күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты Мэйо клиникасы вәкилләренә соңгы елларда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча үткәрелгән эшләр турында сөйләде. “Без әйдәп баручы клиникаларны модернизацияләдек, авылларда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ремонт эшләре башкарылды, төбәк югары технологияле медицина үзәкләре, районнарда, авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге бирә торган муниципальара үзәкләр ачу буенча эшләр башкарылды”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә, демографик вәзгыять яхшырды, шулай ук үлүчеләр саны кимеде. “Медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты үзгәрүгә карамастан, кешеләрнең таләпләре үсә, аларга дөньяви стандартлар кирәк. Шулай итеп, безнең алда зур эшләр тора”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул кунакларга Казанда медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча халыкара конференция үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Мэйо клиникасыннан ассистент, медицина фәннәре профессоры Андрей Курклинский, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка очрашу һәм Казанга килү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Аның сүзләренә караганда, ул Татарстанда 33 ел элек булган. Мэйо клиникасының калган вәкилләре Россиядә - беренче тапкыр. А.Курклинский билгеләп үткәнчә, Татарстан вәкилләре Mayo Cliniс белән хезмәттәшлек итүдә зур кызыксыну белдерде. “Безнең клиника ел дәвамында бөтен дөнья буенча якынча 300 семинар һәм төрле симпозиумнар үткәрә. Татарстанда хезмәттәшләребез оештырган конференция Россиядә беренчеләрдән генә түгел, ә “Медицинада сыйфат” дигән тема буенча беренче булып тора. Бу безнең өчен көтелмәгән тема, чөнки баштан ук югары дәрәҗә алынган”, - дип билгеләп үтте профессор.

Аның сүзләренә караганда, Mayo Clinic актив үсеш ала, клиниканың дөньяви киңлектә глобаль медицина үзәге булдыру буенча планнары бар. “Без, әлбәттә, бөтен дөнья буенча төрле оешмалар, лаеклы партнерлар белән хезмәттәшлек итү юлларын эзлибез”, - диде А.Курклинский. Аның сүзләренә караганда, Татарстанга килү Мэйо клиникасы вәкилләре өчен кызыклы һәм файдалы да булды. “Без кайбер юнәлешләр буенча медицина ярдәменең иң югары дәрәҗәдә булуын күрдек. Югары медицина технологияләре үзәгендә, безнең бәяләүләр буенча, заманча искитмәле үзәк күрдек. Күпләр өчен Россиядә көнләшерлек юнәлешләр бар”, - дип билгеләп үтте профессор.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100