news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Дәүләт Советына бюджет турында закон проектлары юллады

Закон проекты нигезендә республика бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 66134549,1 мең сум тәшкил итә

(Казан, 15 октябрь, “Татар–информ”). 14 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Конституциясе һәм ТР Бюджет кодексының 76, 94 нче маддәләре нигезендә, ТР Дәүләт Советына “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2010 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы ТР закон проектларын юллады.
Закон проекты нигезендә, республика бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 66134549,1 мең сум, республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 11948748,3 мең сумлык дефицит белән 78083297,4 мең сум тәшкил итә.
Закон проектлары ТР Дәүләт Советында каралачак. Дәүләт Советында “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР закон проектын тәкъдим итү – ТР финанс министры Радик Гайзатуллинга, 2010–2012 елларга Татарстанның социаль–икътисади үсешен фаразлау – ТР икътисад министры Марат Сафиуллинга, 2010 елга ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын тәкъдим итү ТР Мәҗбүри медицина иминияте фондының башкаручы директоры Исмәгыйль Низамовка йөкләнгән, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot