news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Чыршысына 7,5 меңнән күбрәк бала чакырулы

Тамашаның режиссеры – Михаил Волконадский

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Казанда 22 декабрь көнне ТР Президенты Чыршы бәйрәме уздырыла. Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 7,5 меңнән күбрәк бала чакырылган.

“Татнефть-Арена” боз сараенда узачак республиканың төп Яңа ел чыршысы тамашасына балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләр һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук социаль яктан мохтаҗ гаиләләрдәге яшүсмерләр, ятим балалар киләчәк. Казаннан исә Яңа ел бәйрәмен 1 меңнән күбрәк бала тамаша кылачак.

Тамашаның режиссеры – Казанның танылган алып баручысы, “Мәдәни күчеш” җәйге урам фестивале директоры Михаил Волконадский, дип яза Казан мэриясе сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100