news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Чехия эчке эшләр министры белән очрашты

Очрашуда Чехия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Чехия Республикасы эчке эшләр министры Мартин Пецина белән очрашты.
Очрашуда ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot