news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Чехия делегациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

Әңгәмә барышында Чехия компанияләре вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлекнең кызыклы юнәлешләре турында сөйләде.

ТР Президенты Чехия делегациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашу барышында шундый фикер әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәялибез. Кайбер юнәлешләр буенча актив эш алып барыла», - диде ул һәм әлеге сәфәрнең Татарстан белән Чехия арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Мирослав Томан Чехия делегациясе сәфәренең башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде. Кунаклар «Элита» нәсел предприятиесе, «Майский» теплица комбинатында һәм Казан дәүләт аграр университетында булдылар. Моннан тыш, кунаклар Татарстан-Чехия бизнес-форумында катнашты.

«Без Чехия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер», - диде министр.

Әңгәмә барышында Чехия компанияләре вәкилләре республика белән хезмәттәшлекнең иң кызыклы юнәлешләрен әйтте. Шулай итеп, җиләк-җимешләрдән эчемлекләр җитештерүче завод Татарстаннан җиләк-җимеш чималын сатып алу белән кызыксынуын белдерде. Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте һәм әлеге мәсьәләне профильле белгечләргә карарга кушты.

CBS компаниясе мөгезле эре терлек һәм дуңгыз үрчетү өлешендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.

«Нәсел эшен дөрес оештыру авыл хуҗалыгында бик зур әһәмияткә ия. Актив хезмәттәшлек итәчәкбез», - дип җавап бирде Татарстан Президенты.

MADETA компаниясе генераль директорына (Чехиядә иң зур сөт эшкәртүче) Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә җитештерүне локальләштерү вариантын карарга тәкъдим итте.

«Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора. Әгәр сез хәл итәсез икән, без сезгә ярдәм итәргә әзер», — диде республика җитәкчесе.

INTERLACTO катнаш азык җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Компания үз продукциясен КХРга, Россиягә, Балканга, Көньяк Америкага, ЕБ һәм Якын Көнчыгыш илләренә экспортлый.

«Азык җитештерү буенча безгә алга барырга кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Терлек азыгы белән системалы эш алып бару нәтиҗәсендә без терлекчелек өлкәсендә продуктивлылыкны арттыра алабыз».

Татарстан Президенты Чехия эшлекле даирәләре вәкилләренә Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде һәм республика бу мәсьәләдә тулы ярдәм күрсәтәчәк, дип өстәде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100