news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды

Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “2009 елга һәм 2010–2011 елгы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР Законына кул куйды.
Законда федераль бюджет, федераль министрлык һәм ведомстволардан өстәмә рәвештә килгән бюджет акчалары, агымдагы финанс елы башына федераль бюджетның калган акчалары, бюджет акчаларын төп бүлүчеләр арасында хасил булган янга калдырылган бюджет акчаларын яңадан бүлү, бюджет дефицитын каплауга юнәлдерелгән республика бюджеты керемнәре, бюджет дефицитын финанслау чыганакларындагы үзгәрешләр чагылыш тапкан.
Закон тексты рәсми төстә гамәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot