ТР Президенты “Булгария” һәлакәте булган урынга китте
Ул оператив штаб ачылган Куйбышевский Затон авылында киңәшмә үткәрде
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). “Булгария” теплоходы белән булган фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге ялын өзеп, ашыгыч рәвештә Казанга кайтты һәм судно баткан урында булды.
Ул оператив штаб ачылган Куйбышевский Затон авылында киңәшмә үткәрде, аннары катерда фаҗига урынына китте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.