news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты “Большие танцы” шоуының Казан командасы хореографын “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде

Республика башлыгы җиңүче командага 3 млн. сумга сертификат тапшырды

  (Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Большие танцы” шоуының Казан командасы белән очрашты. Очрашуда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнашты.
“Универсиада алдыннан бу җиңү безгә бик кирәк,- дип билгеләп үтте республика башлыгы. – Безгә потенциал турында сөйли торган вакыйгалар кирәк”. ТР Президенты сүзләренә караганда, команда зур тәҗрибә туплады. “Без сезнең белән горурланабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов биючеләргә иҗади уңышлар теләп.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Казан мэры белән команданы Универсиада чараларында катнаштыру буенча фикер алышырга вәгъдә итте җиңүчеләргә.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты Указы нигезендә Казан командасы хореографы Алинә Барилова хореография сәнгатен пропагандалау һәм команда уңышларына шәхси өлешен кертүе өчен“Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
Республика башлыгы җиңүче командага 3 млн. сумга сертификат тапшырды. Шулай ук ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовка Казан командасын проекта катнаштыруны оештырган өчен ТР Президенты рәхмәт белдерде.
“Безнең өчен биредә булу горурлык. Яшьләр командасы бар күңелен биреп эшләде, алар моңа лаек, дип билгеләп үтте команда хореографы Алинә Барилова. – Без чыннан да бу җиңүгә зур тырышлык белән ирештек. Казанга җиңү алып кайтуыбызга куанабыз”. Хореограф шулай ук бу проектта катнашу мөмкинлеге өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовка рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot