news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты: “Без барыбыз да акча бүлешергә яратабыз, әмма аны ничек эшләү турында аз сөйләшәбез”

ТР Хөкүмәте йортында ТРның консолидацияләнгән бюджеты һәм 2015-2017 елларга республика бюджеты планы буенча фикер алыштылар

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Татарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел, һәм республика җитәкчелегенә икътисади вәзгыятьне яхшырту өчен күп көч куярга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразы турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте.

Муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Агымдагы вәзгыять, 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше фаразы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул тулаем илдә икътисад үсеше темплары кимүне, катлаулы геосәяси хәлләрне билгеләп үтте. Быел Россиянең тулай төбәк продукт үсеше 0,5 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

Татарстанда 2014 елның гыйнвар-июль айларында тулай төбәк продукт үсеше 1,2 процент тәшкил иткән. Төзелештә, авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, аеруча, эшкәртү сәнәгатендә үсеш темплары кимегән.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, ел йомгаклары буенча Татарстанда тулаем төбәк продукты 1,63 трлн. сум күләмендә көтелә, үсеш – 1,3 процент.

2016-2017 елларда сәнәгать җитештерүчәнлеге үсеше нефть эшкәртүдән, нефть химиясеннән, автомобильләрдән көтелә.

Татарстан авыл хуҗалыгында 2014 елда җитештерү күләме 164,5 млрд. сум булыр дип ниятләнә, 2015 елга фараз – 172 млрд. сум.

Татарстанның төзелеш комплексында 2014 елда подряд эшләре күләме 2 процентка кимегән.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы предприятиеләре табышы арту, беренче чиратта, рубль курсы үсүгә бәйле. 2014 елда гомуми табыш 262 млрд. сум күләмендә көтелә.

Төп капиталга инвестицияләр 2014 елның беренче яртыеллыгында 186 млрд сумнан арткан. 2015 елда Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 580 млрд сум күләмендә фаразлана.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел, дип белдерде. "Сәнәгать үсеше темплары 1 проценттан да ким, тулаем төбәк продукты 1 процент чамасы – болай ярамый, - диде Р. Миңнеханов, тармак министрлыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Ни өчен без индустриаль мәйданчыклар төзибез – нәкъ менә сәнәгатьне җанландыру өчен".

“Без барыбыз да акча бүлешергә яратабыз, әмма аны ничек эшләү турында аз сөйләшәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Шул ук вакытта ТР да икътисади үсеш 5-6 процент булырга тиеш – мин шундый бурыч куйдым һәм куячакмын, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Гамәлдәге икътисади вәзгыять белән килешергә ярамый. Без бит булганны саклап калу белән бергә әле үсәргә дә телибез".

Ул икътисадның эчке резервларын активлаштырырга – чыгымнарны киметергә, нәтиҗәлелекне арттырырга өндәде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, продукция сатуның яңа базарларын эзләргә, җитештерүне киңәйтергә кирәк.

Татарстан Президенты Икътисад министрлыгына һәм тармак министрлыклары җитәкчеләренә вәзгыятьне күзәтеп барырга, аны яхшырту чараларын эшләргә кушты.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар планлы чорына Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетын фаразлаулар турында белдерде.

(Фотосурәт president.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100