news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты бертөркем ветеранга “Бөек Җиңүгә 65 ел” дигән юбилей медальләрен тапшырды

Бүләкләүләр барлык шәһәр-районнарда узачак

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Бөек Җиңүгә 65 ел” дигән юбилей медальләре инде әзер. Медаль һәм аны раслаган таныклыклар бүгенге көндә ветераннарга тапшыру өчен барлык муниципаль берәмлекләр хакимиятләренә юлланган. Юбилей медальләрен бүген беренчеләрдән булып Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев бертөркем сугыш һәм тыл ветераннарына тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, сугыш ветераннары Павел Клетнев, Васил Хуҗиәхмәтов, Шәһит Латыйпов, тыл ветераннары Миңнегөл Әшрәпова, Анна Ларина, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыны Динара Захарова, Ленинград камалышында булган Зоя Шулепова белән Галина Хомякова бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot