news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты берничә законга кул куйды

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 3 декабрь, “Татар–мнформ”). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының берничә законын имзалады.
Алар түбәндәгеләләр: “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”; “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында”гы Татарстан Республикасы Законының 20 һәм 21 нче маддәләренең үз көчен югалтуын тану хакында”; “Татарстан Республикасы Конституция суды турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”; “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында”гы Татарстан Республикасы Законының 5 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында”; “Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (аның нигезендә республика дәүләт гражданлык хезмәткәрләре тарафыннан алар үзләре яки гаилә әгъзалары алган керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны тәкъдим итү тәртибенә төзәтмә кертелә); “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләрен куллану тәртибе турында” (аның нигезендә 2010 елга исәпләнгән Татарстан Республикасы бюджет проекты һәм Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджет проектын карау һәм кабул итү үзенчәлекләре билгеләнә).
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100