news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты белән Петербург Губернаторы үзара хезмәттәшлек чаралары планын имзалады

Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә уртак эшчәнлекне күз алдында тота.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты. Татарстан Президенты белән Санкт-Петербург Губернаторы төбәкләр арасында хезмәттәшлек чаралары планын имзалады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.

Санкт-Петербург Губернаторы билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасындагы элемтәләр җитәрлек дәрәҗәдә ныгый. 2016 елда үзара товар әйләнеше 30 млрд. сум тәшкил иткән. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Георгий Полтавченко медицина һәм фармацевтиканы атады.

Рөстәм Миңнеханов Губернаторны һәм бөтен петербурглыларны киләчәк бәйрәм – Санкт-Петербургка нигез салынуның 315 еллыгы белән котлады. «Санкт-Петербург – илебезнең горурлыгы», - диде ул.

Шулай ук Татарстан Президенты Петербург халыкара икътисадый форумын оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте: «Мин һәр елны форум эшендә катнашам һәм бу икътисадый проект Давостагы форумнан кайтыш түгел. Бу – менә дигән мәйданчык, монда чит илләр партнёрлары белән бэлемтәләр урнаштыру өчен бөтен шартлар тудырылган».

Очрашу кысаларында яклар үзара сәүдә күләмен арттыру һәм уртак проектларны үстерү эшен дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко Төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзалады.

  • Төбәкләр арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә 2016 елда Санкт-Петербург Губернаторының Казанга эш сәфәре кысаларында кул куелган. Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә уртак эшчәнлекне күз алдында тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100