Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты белән интервью "Эксперт-Татарстан" журналының беренче санының төп темасы булачак
"Эксперт" федераль эшлекле журналы төбәк кушымтасының тәүге саны 22 сентябрь көнне дөнья күрәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). 22 сентябрь көнне Казанда "Эксперт" федераль эшлекле журналының төбәк кушымтасы - "Эксперт-Татарстан" журналының тәүге саны дөнья күрәчәк.
Әлеге санның төп темасы "Эксперт"ның баш мөхәррире Валерий Фадеевның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эксклюзив интервьюсы булачак. Интервью тексты "Эксперт"ның федераль чыгарылышында да урын алачак, ә аның тулы видеоверсиясен Tatarstan Business Channel телеканалында күрергә мөмкин.
Президент Россия һәм республика каршында икътисади үсеш өчен яхшы перспективалар ачыла дип белдергән. Аның фикеренчә, коррупциягә каршы көрәш тамашага әйләнергә тиеш түгел. Шулай ук Татарстанда дәүләт идарәсе сыйфаты турында да сүз булган, әйтик, биредә зур инвестиция мегапроектларын ничек "уйлап табулары". Рөстәм Миңнеханов үзенең Мәскәүгә китүе турындагы даими таратылган имеш-мимешләрне дә шәрехләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Белешмә өчен. "Эксперт-Татарстан" журналын "Эксперт" медиахолдингы һәм Татарстан партнерлары - Турыдан-туры инвестицияләр фонды карамагында булган компанияләр төркеменең паритет башлангычларда гамәлгә куелган шул исемдәге компания нәшер итәчәк. Журналның баш мөхәррире - фонд директоры Руслан Хәлилов. Ел ахырына кадәр журнал айга ике тапкыр чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз