news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты бүләкләре - автобус һәм оргтехника Симферопольга барып җиткән

Бүген бу уңайдан тантаналы чара уза

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Симферопольда, Крым татарлары  музыкаль-драма академия театры каршындагы мәйданда "Hyundai Universe Space Luxury"  автобусы - ТР Президенты бүләген тапшыру тантанасы була.

Шулай ук тантана кысаларында Крым парламенты вәкилләренә Республика Дәүләт Советы өчен оргтехника (шул исәптән компьютерлар, принтерлар, күп функцияле җайланмалар, ноутбуклар һ.б. җиһазлар) тапшырылачак. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре Крым Республикасы Дәүләт Советының яңа сайтын эшләүдә ярдәм күрсәтер дип ниятләнә.   

Автобус һәм оргтехника Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бүлеп бирелгән, аңа Крым Республикасы вәкилләре мөрәҗәгать иткән булган.  

Бүләкләрне тапшыру тантанасында Крым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов, Крым Рспубликасында Татарстан Республикасының даими вәкиле Ильмир Тимергалиев, Крым татарлары  музыкаль-драма академия театры директоры Билал Билалоев, театрның иҗат коллективы катнашачак, дип хәбәр итә Крым Республикасында ТРның  Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100