Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты атом төш технологияләре өлкәсендә инновацион үсеш мәсьәләләренә багышланган утырышта катнаша
Нововоронежский АЭС мәйданчыгында РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш советының президиум утырышы уза
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Нововоронежский АЭС мәйданчыгында РФ Президенты каршындагы Икътисадны модерниацияләү һәм инновацион үсеш советының президиум утырышында катнаша.
Утырышны Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев үткәрә. Анда катнашучылар атом төш технологияләре өлкәсендә инновацион үсеш мәсьәләләре буенча фикер алыша.
РФ Президенты каршындагы Икътисадны модерниацияләү һәм инновацион үсеш советының президиум утырышында РФ вице-премьерлары Владислав Сурков, Аркадий Дворкович һәм Дмитрий Рогозин, Россия Президенты ярдәмчесе Эльвира Нәбиуллина, икътисади үсеш министры Андрей Белоусов, РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, төбәкләр башлыклары, тармак компанияләре җитәкчеләре катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз