news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты архиепископ Анастасийны Раштуа бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасийны Раштуа белән тәбрик итте

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасийны Раштуа белән котлады, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
“Бүгенге көндә Татарстанда христиан дине кыйммәтләре республикада яшәүче күпмилләтле халык мәдәниятенең мөһим өлешенә әверелде. Православие христианнары белән бергә бөтен татарстанлылар да Раштуа чаңы авазына шатлана. Православие һәм мөселман гыйбадәтханәләрендә үзара аңлашу, татулык хөкем сөрә, төрле дин тотучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр ныгый. Казан епархиясе ислам һәм башка традицион конфессия вәкилләре белән бергә республикада конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгытуга сизелерлек өлеш кертә. Мәңгелек хакыйкатькә таянып, бер-беребезне үзара хөрмәтләп һәм ярдәм итеп, без үзебезнең уртак йортыбызда тынычлык һәм татулыкны саклап калдык. Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның зур рухи һәм әхлакый потенциалы алга таба да республикада тотрыклы социаль-икътисади үсешкә, аның рухи яктан баюына ныклы нигез булып хезмәт итәр дип ышанам.
Әлеге бәйрәмне билгеләп үтүче һәркемгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, гаиләләрендә тынычлык теләп калам. Раштуа көннәре бөтен кешегә православие дине кыйммәтләре һәм идеалларының эчке мәгънәсен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирсен, үз көчен изге гамәлләр кылырга юнәлдерсен”, - диелә республика башлыгының телеграммасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot