news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Арча районында бәрәңге уңышын җыеп алу барышы белән танышты

Р.Миңнехановка бәрәңге җыя торган заманча Dewulf комбайны күрсәтелде

  (Арча районы, 17 сентябрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районына эш сәфәрендә “Кырлай” агрофирмасы (инвесторы - “Сервис Агро” ҖЧҖ ) кырларында бәрәңге уңышын җыеп алу барышы белән танышты. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Алмас Нәзиров, “Сервис Агро” ҖЧҖ җитәкчесе Габделхәй Кәримов озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов “Кырлай” агрофирмасының бәрәңге кырында район җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Аннары республика Президентына Арча кырларында мелиорация үсеше турында белешмә бирделәр, җирле хуҗалыкларда үстерелә торган авыл хуҗалыгы культурасы үрнәкләре белән таныштырдылар, яшелчәләрне җыю техникасын  күрсәттеләр. Аерым алганда, ТР Президентына бәрәңге җыя торган заманча "Dewulf "комбайны тәкъдим ителде. Ул быел Бельгиядән сатып алынган.

“Кырлай” агрофирмасының яшелчәлек буенча агрономы Алмаз Сабиров сүзләренә караганда, "Dewulf "  гади 5 комбайнны яки 40 эшче хезмәтен алыштыра. Туфрак дымлы булганда, комбайн сәгатенә 1 гектардан уңышны җыеп ала, ә туфрак коры булганда, комбайнның җитештерүчәнлеге сәгатенә 2-3 гектарга арта. Комбайн уңышны югалтмыйча һәм чиста җыеп алу мөмкинлеге бирә.

Быел хуҗалыкта 600 гектарга бәрәңге утыртылган, киләсе елда мәйданны 1 мең гектарга кадәр арттыру һәм тагын берничә "Dewulf" комбайны сатып алу планлаштырыла.”Кырлай" агрофирмасында бәрәңгенең уртача уңышы гектарыннан 400 центнер тәшкил итә. Мондый югары күрсәткечкә мелиорация нәтиҗәсендә ирешелгән.

"Татмелиоводхоз” ФДУ директоры Марс Хисмәтуллин сүзләренә караганда, Татарстанда корылык булмаган елны су сиптерелми торган кырларда бәрәңге уңышы гектарыннан 100-130 ц тәшкил итә. Соңгы 3 елда Арча районында “Сервис Агро” ҖЧҖ 900 гектардан артык мәйданда су сиптерү җайланмалары көйләнгән.

Татарстан Президенты Арча районына эш сәфәре кысаларында Яңа Кырлай авылында “Сервис Агро” ҖЧҖ нең яшелчә базасы белән танышты. Анда бәрәңге һәм яшелчә саклау өчен заманча шартлар булдырылган. Президент, аерым алганда, яшелчәләрне юа һәм пакетларга салып бара торган линияне, шулай ук 9 мең тонна продукция саклауга исәпләнгән саклау урынын да карады.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100