news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты аппараты җитәкчесе Сүрия Гарәп Республикасы делегациясе белән очрашты

Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Казанга илнең вакф һәм ислам эшләре министры  доктор Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар җитәкчелегендәге Сүрия Гарәп Республикасы делегациясе килде. Аның составында танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл Буты да бар. 

Бүген Сүрия делегациясе әгъзалары ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән очрашты.

Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Очрашу барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Сүрия Гарәп Республикасының Вакф һәм ислам эшләре министрлыгы арасында хезмәттәшлек өлкәләре билгеләнде. Моннан тыш, кунаклар ТР да конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә башкарылучы эшләр, төбәкнең мөселманнар җәмгыяте һәм дәүләт структураларының  хезмәттәшлеге  белән танышты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.    

news_right_1
news_right_2
news_bot