news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты “2010 елга ТР бюджеты турында”гы законга кул куйды

Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак

(Казан, 15 декабрь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР Законына кул куйды.
Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 66 134 549,1 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 78 499 392,7 мең сум тәшкил итә.
Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot