news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Президент пластик шешәләрне тыю турында: “Татарстан 5 млрд сум чамасы акча югалта”

Россиядә күп кенә сыра заводлары ябылырга мөмкин, дип саный Рөстәм Миңнеханов

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Сыра җитештерүчеләрне пластик шешәдән файдалануны тыйган очракта, Татарстан бюджеты югалту кичерәчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия финанслар министры Антон Силуан катнашында узган республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов экспертлар мәгълүматларын китерде, анда пластик шешәләрне куллануны тыйган очракта, Россиядә сыра җитештерү 22 процетнка кимергә мөмкин, ә төбәк бюджеты югалтулары 34 млрд сум тәшкил итәчәге әйтелә.

“Россиядә сыра кайнатучы күп кенә заводлар ябылырга мөкин. Иң мөһиме – бүген сыра кайнатучылар башка савытка күчү өчен егәрлекләрнең альтернатив типларына ия түгел”, - диде ТР Президенты.

Ул Казанның “Эфес” заводын мисал итеп китерде, анда полимер тартма 86 процент тәшкил итә. “Әгәр бу законны Татарстан кабул итсә, бюджет 5 млрд сум акча югалтачак. Бу мәсьәләгә бик игътибарлы карарга кирәк дип саныйм. Бу салымнар һәм эчү культурасы. Кешеләр суррогатка өстенлек бирәчәк. Сыра бәясе 30-40 процентка артачак. Бу мәсьәлә буенча барысы да уйланып бетмәгән”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп узабыз: агымдагы елның июнендә Дәүләт Думасы алкоголь продукциясе базарын көйләү турындагы законны берене укылышта хуплады. Ул пластик шешәдә алкоголь продукциясен сатуны әкренләп тыюга юнәлдерелгән. Моны Таможня берлеге регламенты таләп итә. Закон буенча, 2015 ел башыннан алып 6 проценттан артык градуслы һәм 1,5 литрдан зуррак пластик савытта сыра сатуны тыя.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100