news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры яңа уку елына әзерлек буенча Россиякүләм киңәшмәдә катнашты

Киңәшмәне Россия Хөкүмәте башлыгы уздырды

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев  2014-2015 уку елы башына мәгариф системасының әзерлеге турында видеоконференция режимында бөтенроссия киңәшмәсен уздырды. Казан Кремленнән видеоэлемтә буенча киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

2014 нче елда илнең мәгариф системасы үсешендә ниләр башкарылуы турында сөйләп, Дмитрий Медведев, РФ бюджетыннан икенче ел рәттән балалар бакчаларында чиратны кыскартуга 50 млрд сум күләмендә акча юнәлтелүен искәртте. Быел яңа уку елына 449 яңа балалар бакчасы ачылачак. РФ Премьер-министры сүзләренчә, балалар бакчаларына чират проблемасы 29 төбәктә тулысынча хәл ителгән. Шул ук вакытта, Кырым федераль округын исәпкә алмыйча, тагын 300 мең бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын белән әлегә тәэмин ителмәгән. “Вәзгыять 2016 нчы елга уңай якка үзгәрергә тиеш”, - дип ассызыклады Премьер.

Шулай ук яңа уку елына илдә 55 яңа мәктәп төзелгән. Дмитрий Медведев төбәк җитәкчеләренә игътибарны балалар бакчалары төзелешенә генә түгел, гомуми белем бирү мәктәпләре төзелешенә һәм капиталь төзекләндерүгә дә юнәлтергә өндәде.

Россия Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, 2014-2015 уку елының үз үзенчәлекләре бар. Кырым балалары беренче тапкыр Россия стандартлары нигезендә белем ала башлый. Шулай ук 1 нче сентябрьдә Россия мәктәпләренә Украинадан килгән качаклар гаиләләре балалары барачак.

Уку елына әзерлек буенча җентекле доклад белән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов чыгыш ясады. Шулай ук киңәшмә барышында берничә төбәк җитәкчесе докладлары тыңланды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot