news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры "Татспиртпром" ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде

Утырыш барышында Директорлар советы әгъзалары компания эшенә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне карадылар

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татспиртпром" ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде.

Утырыш барышында Директорлар советы әгъзалары компания эшенә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне карадылар. Аерым алганда, компаниянең финанс директоры Әлфия Каюмованың "2014 елда "Татспиртпром" ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре турында"гы доклады тыңланды.

2014 елда "Татспиртпром" ААҖдә 7,9 миллион декалитр алкоголь продукциясе җитештереләчәк, 2013 ел белән чагыштырганда җитештерү күләме - 16 процентка, ә 2012 елга караганда 12 процентка кимегән.

Агымдагы елда "Татспиртпром" ААҖ филиаллары һәм "Алкоторг" ҖЧҖ аша барлыгы 7,6 миллион декалитр алкоголь продукциясе сатылачак. 

РФ төбәкләренә филиаллардан һәм "Алкоторг" ҖЧҖ аша сатылган алкоголь продукциясе күләме 4,6 миллион декалитр тәшкил итәчәк.

"Татспиртпром" ААҖ спирт заводлары (Мамадыш, Усад) тарафыннан 2014 елда 1,7 миллион декалитр ректификацияләнгән спирт җитештереләчәк, ул үзләрендә алкоголь продукциясе эшләүдә файдаланыла. 

2014 елда "Татспиртпром" ААҖ бөтен дәрәҗә бюджетларга 18,7 миллиард сум күләмендә салым һәм җыем түли, 2013 ел белән чагыштырганда, артым - 11 процент. Акциз 15,1 миллиард сумны тәшкил итәчәк яки 81 процент.

ТР консолидицияләнгән бюджетына 2014 елда 6,4 миллиард сум акча алыначак.

"Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Гиоргий Гуприянов 2015 елда планлаштырылган продукция җитештерү турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Утырыш нәтиҗәләре буенча "Татспиртпром" ААҖ Директорлар советы җәмгыятьнең хисап вакытына финанс-хуҗалык эшчәнлеген уңай бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot