news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

И.Халиков: “Бу бәйрәм кыю, көчле, чын патриотлар бәйрәме”

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.
23 февральдә Россия Федерациясе Кораллы көчләре төп бәйрәмнәре – Ватан саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу көн хәрбиләр өчен генә түгел, “Ватан”, “бурыч” сүзләренә битараф булмаган һәркем өчен бәйрәм.
23 февраль Ватан иминлеге өчен хезмәт иткәнннәр һәим Россия армиясе сафларына алынырга әзерләнүчеләр, тыныч хезмәтләре һәм хәрби батырлыклары белән дәүләтебезнең тотрыклыгын тәэмин итүчеләр бәйрәме.

Армия көчлерәк булган саен тормыш та тотрыклырак һәм тынычрак була бара. Без гражданнарыбызның тынычлыгын саклаучы көчле, мобиль, профессиональ армия төзибез. Кайчак илебез хәрбиләре Ватан алдындагы бурычларын үз тормышлары бәрабәренә үти.
Бүген безнең гомуми бурыч – күп гасырлык хәрби традицияләрне саклау, көчне һәм илнең куәтен арттыру, алдагы үсеш өчен шартлар тудыру, дөньякүләмендә илебезнең абруен ныгыту. Һәрберебез үз эшен намуслы, җаваплы башкарып бу эшкә үз өлешен кертә ала.

Данлыклы хәрби һәм хезмәт традицияләре бүген яңарыш кичерә. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен күп эшләр башкарыла.

Республикабыз илебезнең оборона куәтен күтәрүгә сизелерлек өлеш кертә. Илнең хәрби сәнәгать комплексына караган Татарстан предприятиеләрнең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәп чыгарга мөмкинлек бирә. РФ Оборона министрлыгы частьларында һәм бүлекчәләрендә хәрби бурычларын намус белән үтәүче яшьләребез белән горурланабыз.
Барлык хәрбиләрне, аларның гаилә әгъзаларын Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә аяз күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар телим”, - дигән юллар бар ТР Хөкүмәте Рәисе котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot