news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлый

“Ватан космонавтикасының тарихи казанышларына мөрәҗәгать итү киләчәк өчен кирәк”, - дигщн фикердә И.Халиков

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлый.

“Кадерле татарстанлылар!

ТР Хөкүмәте исеменнән һәм үз исемемнән сезне ихлас күңелдән Космонавтика көне белән котлыйм!

Ярты гасыр элек кеше беренче тапкыр галәмгә очкач, дөнья таң калды. Мондый мөһим вакыйга космонавтика тарихында зур алга китеш булды. Бу батырлык безнең цивилизация үсешендә яңа чорны башлады, безнең илне галәм киңлекләрен үзләштерүдә лидерга әйләндерде.

Ватан космонавтикасының тарихи казанышларына мөрәҗәгать итү киләчәк өчен кирәк: мәгарифтә уңышлар өчен, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, фундаменталь тикшеренүләр һәм яңа ачышлар, фәнни-техник прогресс һәм илебез иминлеге өчен кирәк.

ТР җитәкчелеге космонавтика үсешенә мөһим әһәмият бирә. Республика предприятиеләре продукциясе ракета йөртүчеләрдә һәм планетаара станцияләрдә киң файдаланылыш таба. Галимнәрнең һәм педагогларның халыкара интеллектуаль тирәлектә лаеклы урын алырга омтылуларын тормышка ашырып, республика киләчәктә дә үзенең фәнни-мәгариф һәм технологик потенциалын арттырачак, шул исәптән авиакосмос тармагында. КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе базасында 2013 нче елның җәендә ачылган “Планетарий” фәнни-мәгариф комплексы илкүләм галәм мирасын саклауда һәм арттыруда зур өлеш кертергә тиеш.

Космонавтика көне – сәләтләре ярдәмендә галәм тармагының бик тиз үсешенә ярдәм иткән кешеләр өчен төп бәйрәм. Ләкин очучы-космонавт һөнәреннән дә батыррак һәм кыюрак һөнәр юк. Алар алдында баш иеп, аларның батырлыкларына, көчләренә, акылларына сокланып, Космос исемле иксез-чиксез океанны яулап алуда уңышлар телибез!” - диелә рәсми котлауда.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot