news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры: "Татарстан" дигән кораб ышанычлы курс белән алга барырга тиеш"

ТР Дәүләт Советында 2015 ел һәм 2016 һәм 2017 елгы планлы чорына Татарстан бюджеты проекты буенча парламент тыңлаулары уза

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). 2015 елга ТР бюджеты проектын бүгенге көндә нинди рәвештә булса, шул килеш кабул итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Республика Хөкүмәте башлыгы киләсе елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстанның төп финанс законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнаша. Чара ТР Дәүләт Советында уза.

И. Халиков ТР Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итеп, ТР бюджеты проекты агымдагы күрсәткечләрдән шактый аерылучы параметрлардан чыгып эшләгән, дип билгеләп үтте. Әйтик, 2015 ел бюджет проектында нефтькә экспорт бәясе бер барреле 100 доллар, доллар курсы 37 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә әлеге күрсәткечләр - нефтьнең бер барреле 84 доллардан да кимрәк, ә доллар курсы 41 сумга якын. Шуңа да карамастан, ТР Премьер-министры ассызыклаганча, бюджет дисциплинасын һәм бюджетны вакытында үтәү өчен төп финанс документын мөмкин кадәр тизрәк кабул итү зарур. 

"Безгә бюджетны бүгенге көндә нинди рәвештә булса, шул килеш кабул итәргә кирәк. Барлык төп параметрлар безнең төп салым түләүчеләр белән раслана. Төрле сценарийлар бар һәм булачак. Нинди дә булса сораулар буенча безгә кире әйләнеп кайтырга туры киләчәк, әмма киләсе елдан да иртәрәк түгел. Алай гына да түгел, без булган сценарийлар кысаларында бөтенләй башка вариантлар карарга тиеш булабыз. Диңгездә давыл, көчле дулкыннар вакытында иң куркынычы - корабтагы хәвеф. Хәвефләнү булырга тиеш түгел, "Татарстан" дигән кораб ышанычлы курс белән алга барырга тиеш. Әгәр дә бу курска төзәтмәләр кертергә туры килсә - кертәчәкбез. Без алга бару өчен шактый көчле", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100