news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга килде

Илдар Халиков Казанның 42 нче сайлау участогында тавыш бирде

 (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.

Татарстан ТР Премьер-министры белән аның хәләл җефете Гүзәл Халикова Казанның 42 нче сайлау участогына нәкъ 11.00 сәгатьтә килде.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе бөтен сайлаучылар кебек традицион тавыш бирү процедурасын узды.

Илдар Халиков белән хәләл җефетенә “Мин тавыш бирдем” беләзеген тапшырдылар. Искәртеп узабыз: беләзек тавыш бирүчеләргә шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм "Kazan-Arena" стадионында бәйрәм чарасын карау хокукы бирә.

Карл Маркс урамында урнашкан КНИТУ-КАИ бинасы залында 42 нче сайлау участогында ике үтә күренмәле урна куелган. Тавыш бирү процессында закон үтәлешен 9 күзәтүче контрольдә тота. Участокта барлыгы тавыш бирергә хокуклы 1368 граждан теркәлгән. 11.40 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, теркәлгән гражданнарның 16 проценты тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100