news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Спас районында эш сәфәрендә булды

Илдар Халиков берничә җитештерү объектында булды һәм муниципаль берәмлек активы белән очрашты

  (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Спас районында эш сәфәрендә булды. Ул район башлыгы Камил Нугаев озатуында Болгарда берничә җитештерү объектында булды, дип яза урыннан “Яңа тормыш” газетасы.

ТР Премьер-министры, беренче объект итеп, төзелә торган “Спас казылыклары” ҖЧҖ ит эшкәртү комплексын күздән кичерде. Аны исә киләсе елның I кварталында ачарга ниятлиләр.

Шәһәрдә Владимир Монаховның икмәк пешерү цехы икенче елын эшли. Яңа җиһазлар заманча технологияләр кулланырга мөмкинлек бирә. Биредә 15 кеше хезмәт куя, икмәк ассортименты бай. Шулай ук биредә төрле кондитер эшләнмәләре әзерлиләр. Болар барысы да кунаклар өчен оештырылган күргәзмәдә тәкъдим ителде.

Аннары кунаклар яңа балалар уен мәйданчыгында булып, балалар белән аралаштылар. Алар район һәм республика җитәкчелегенә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт белдерделәр.

Болгарның быел капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән шифаханә тибындагы мәктәп-интернаты да игътибарсыз калмады. Аны ремонтлау өчен 70 млн сум акча сарыф ителгән. Премьер-министр төзекләндерү эшләре сыйфатлы булуын билгеләп үтте һәм мәктәп коллективына уңышлар теләде.

Соңыннан Мәдәният йортында район активы белән очрашу узды. Анда районның социаль-икътисадый үсеше һәм коммуналь хуҗалыкның киләсе ягу сезонына әзерлек мәсьәләләре турында сүз барды.

“Спаста яшәүчеләр, зур эш башкаруы нәтиҗәсендә, Болгар тарихи комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз өчен рәхмәт!” - диде Илдар Халиков очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Соңгы биш елда район яхшы якка сизелерлек үзгәрде, дип билгеләп үтте ул. Яңа юллар, торак, ФАП, клублар, мәктәп, балалар бакчалары – болар барысы да кешеләрнең тормышын яхшырта, диде ул. Әмма ирешелгән уңышларда туктап калырга ярамый, дип ассызыклады ТР Премьер-министры, бу киләчәктә дә яңа проектлар гамәлгә куелачагын аңлата. Нәтиҗәдә, болар республикада тотрыклылыкны ныгыту мөмкинлеге бирә.

Шулай ук ТР Премьер-министры һәм район башлыгы җирле халыкның сорауларына җавап бирде.

(Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100