news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры “Сочи-2014” халыкара инвестицион форумда катнаша

Форумның күргәзмә-экспозициясе кысаларында Татарстан үз стендын тәкъдим итә

  (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Сочида ел саен уза торган халыкара инвестицион форумда катнаша. Татарстан делегациясе составына ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров кергән.

Форумда Татарстан Премьер-министрының Саклык банкының традицион иртәнге “эшлекле аш”ында, шулай ук форумның пленар утырышында катнашуы планлаштырылган. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясаячак. Шулай ук Илдар Халиков башка очрашуларда да катнашачак.

Форумның күргәзмә-экспозициясе кысаларында Татарстан үз стендын тәкъдим итә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot