news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры Швейцариянең Россия Федерациясендәге илчесе белән очрашты

Швейцария Татарстан өчен күп кенә тармакларда яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан күптәнге партнер, дип билгеләп үтте И.Халиков

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Хельг белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Швейцариянең бизнес-делегациясе әгъзалары, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Президенты исеменнән сәламләү сүзендә Швейцариянең Татарстан өчен күп кенә тармакларда яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан күптәнге партнеры булуын билгеләп үтте. "Әмма потенциал күпкә зуррак", - дигән фикердә республика Хөкүмәте башлыгы. ТР Премьер-министры Пьер-Хельгның Казанга бизнесменнар делегациясе, шулай ук бай сәфәр программасы белән килүенә канәгатьлек хисе белдерде.

"Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый сәфәрләр яңа партнерлык мөнәсәбәтләренә китерә", - дип билгеләп узды И.Халиков. Аның сүзләренчә, Татарстан кайбер өлкәләрдә - электрон документлар әйләнеше, мәктәпләрне мәгълүматлаштыру,  дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләр күрсәтүдә Ауропаның иң яхшы илләре дәрәҗәсендә. "Һәм бу юнәлешләрдә без Швейцария партнерлары белән хезмәттәшлек итә алыр идек", - дип саный ТР Премьер-министры. Шулай ук хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре дә зур потенциалга ия: Татарстанда Швейцария бизнесы өчен кызыклы үсеш кичергән тармаклар шактый, һәм делегация әгъзалары алар белән бу сәфәр кысаларында ук таныша ала, дип белдерде Илдар Халиков.

Үз чиратында, Швейцариянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Хельг Татарстан җитәкчеләренә сәфәрнең бай программасы һәм җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан - Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Сәфәребезнең максаты - безгә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга булыша алырлык кешеләр белән очрашу, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү мөмкин булган юнәлешләрне аңлау өчен компанияләр белән танышу".  

news_right_1
news_right_2
news_bot