news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры салым органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

"Сезнең профессиональлек бөтен дәрәҗә бюджетларга салымнарның тотрыклы үсешенә китерә", - дип ассызыклаган Илдар Халиков

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Илдар Халиков салым органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.

"Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре!

Сезне, һөнәри бәйрәм - Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәре көне уңаеннан,  чын күңелдән котлыйм!

Салымнар дәүләт табышларының төп чыганагы санала! Салым һәм җыемнарны тулысынча һәм вакытында түләүне контрольда тоту - салым хезмәтенең төп бурычы. 

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре әлеге бурычны уңышлы хәл итә.

Сезнең профессиональлек бөтен дәрәҗә бюджетларга салымнарның тотрыклы үсешенә китерә. Эшнең яңа технология, форма һәм алымнарын үзләштереп,  илдә һәм республикадагы тормыш сыйфатын күтәрергә тиешле икътисади һәм социаль программаларны тормышка ашыру өчен акча туплап, сез дәүләт потенциалын арттырасыз.

Киләчәктә дә сез үзегезгә хас компетентлык, принципиальлек һәм намус белән  салымнарның тотрыклы килүен тәэмин итәрсез, илнең икътисади куркынычсызлыгы сагында торырсыз дип ышанам. 

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, авыр, әмма кирәкле эшчәнлегегездә яңа уңышлар телим", - диелгән ТР Премьер-министры котлавында.            

news_right_1
news_right_2
news_bot