news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумында катнаша

2014 елгы форумның төп темасы: “Стратегияләрне һәм мәгънәләрне яңарту”

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Санкт-Петербургта “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында катнаша.

Форум 2002 елдан алып ел саен үткәрелә, стратегик планлаштыру ысуллары һәм механизмнары, Россия төбәкләрен һәм шәһәрләрен үстерүнең стратегик планнары һәм комплекслы проектлар буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып санала. Аны РФ Дәүләт Думасы, РФ Финанслар министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Санкт-Петербург Хөкүмәте, “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды, “Леонтьев үзәге” Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге оештыра.

Чараның төп максаты – шәһәрләр һәм төбәкләр, стратегик планлаштыру лидерлары белән фикер алышу, стратегик планнарны эшләүне һәм гамәлгә куюны тоткарлаучы факторларны тикшерү.

2014 елгы форумның төп темасы: “Стратегияләрне һәм мәгънәләрне яңарту”. Көн үзәге, беренчедән, глобаль икътисади тотрыксызлык, яңа глобаль кризисның күп төрле билгеләре ачыклану белән бәйле, икенчедән - Россия икътисадының үсеш алучы структура кризисы. Моңа мөнәсәбәтле рәвештә, төбәк үсешен тизләтү аша ил үсешенең яңа икътисади моделен сайлау актуаль булып тора, дип билгеләп үтте форумны оештыручылар.

Быел форум мәйданчыгында Татарстан катнашында ике чара уза. Бүген республика вәкилләре “Планнар һәм чынбарлык” пленар утырышынла катнаша. Бүген шулай ук "Стратегия-2030" проекты һәм Леонтьев үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында “Татарстан үсеше стратегиясе өстенлекләре” түгәрәк өстәле уза, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100