news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры Россельхознадзор җитәкчесе белән очрашты

Очрашу барышында Татарстанда ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек өлкәсендәге чараларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең  ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты.

Очрашу барышында Татарстанда ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек өлкәсендәге чараларны тормышка ашыруда алга таба хезмәттәшлек мәсьләләре хакында сүз барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: Сергей Данкверт Казанга Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе  һәм ТР Дәүләт ветеринар хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсендә катнашырга дип килде.      

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.   

news_right_1
news_right_2
news_bot