news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры РФ Юстиция министрлыгы ТР буенча идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте

Татарстан Конституцион судының элеккеге рәисе Виктор Демидов идарә җитәкчесе итеп билгеләнде

  (Казан, 23 март, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бу структураның яңа башлыгы белән таныштырды. Шул рәвешле, Татарстан Конституцион судының элеккеге рәисе Виктор Демидов идарә җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу чарада РФ Юстиция министрлыгы Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе башлыгы Елена Святкина, дәүләт хакимияте федераль органнары территориаль структуралары җитәкчеләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашты.

Елена Святкина, Виктор Демидовны яңа вазыйфада тәкъдим итеп, ул төбәк буларак Татарстан спецификасын белә, дәүләт хакимияте органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара элемтә буенча бай тәҗрибәгә ия, дип билгеләп үтте.

Илдар Халиков Виктор Демидовның Татарстан Конституцион суды рәисе вазыйфасында башкарган эшен билгеләп үтте һәм аның яңа вазифага билгеләнүенә шатлануын белдерде. Ул шулай ук Виктор Демидовның галим-хокук белгече буларак уңышларын барлады, аның 200 дән артык фәнни хезмәте бар, шул исәптән 6 монография, 1 дәреслек һәм 9 укыту әсбабы.

РФ Юстиция министрлыгы ТР буенча идарәсенең яңа башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, РФ юстиция министры Александр Коноваловка ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Миңа бу ышанычны аклыйсы кала. Идарә алдында торган бурычларны аңлыйм. Идарә эше хөрмәтле хезмәттәшләрем Гөлнара Сереева һәм Наил Сафиуллин ирешкән югары дәрәҗәдә булачагына шикләнмим һәм мин аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Алар нигез салган традицияләр сакланачак һәм яңалары өстәләчәк”, - диде Виктор Демидов.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100